news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев үзен Илназ Минвәлиев иткән кешенең исемен әйтте

news_top
Илназ Минвәлиев үзен Илназ Минвәлиев иткән кешенең исемен әйтте
социаль челтәрләр

Җырчы Илназ Минвәлиев бергә яши башлауларына 23 ел тулган көнне тормыш иптәше Динарага карата җылы сүзләр язып калдырган. Иң беренче ул икесенең дә яшь чактагы фотоларын урнаштырган. Әбиләренең өендә төшүләрен дә искә алган. 

«23-24 ел элек бер-беребезгә гашыйк булган вакытлар. Ничек тотып алып, җылылыгын бирде – шуннан бирле кулга-кул тотынышып яшибез, Аллаһка шөкер», – дигән ул. 

Алга таба җырчы сторисларында гаилә фотолары белән бүлешә.

«23 ел элек без синең белән тормыш башлап җибәргән идек. 19 яшеңдә миңа беренче улыбыз Алмазны бүләк иттең. Сиңа сөйләсәң дә, язсаң да сүз җитмәс. Туй көнебез белән сине, Динарам. «Һәр бөек ир артында акыллы хатын тора», – дигән бит руслар. Бу – дөрес сүзләр. Син булганга мин Илназ Минвәлиев булдым.

Рәхмәт сиңа баһадирдай малайлар бүләк итеп, «әтиегез» дип үстереп, дөрес тәрбия биргәнең өчен.

Кайчандыр үзебез дә балалар идек, ә бүген улларым Алмаз, Салават, Ильяс үзем хәтле. Исән-сау гына булырга язсын», – дип яза Илназ.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 декабрь 2022
    Исемсез
    Исан САУ булыгыз барыгыз да!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар