news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев улы Алмазның тагын бер һөнәрен күрсәтте

news_top
Илназ Минвәлиев улы Алмазның тагын бер һөнәрен күрсәтте
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Илназ Минвәлиевның улы Алмаз, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, искиткеч сәләтле, бөтен эшне җиренә җиткереп эшли торган бала. Җырчы социаль челтәрләр аша әледән-әле аның әле бер, әле икенче эш остасы булуын күрсәтеп тора. Алмаз – әти-әнисенең хуҗалыктагы беренче ярдәмчесе, ашарга пешерү дисеңме, кул эшләре эшләү дисеңме – барысын да булдыра.

Бу юлы Илназ Минвәлиев улының, тырышып-тырышып, кабак согы ясаган видеосын күрсәтте.

«Дуслар, быелгы уңыштан улым Алмаз кабак согы ясый кышка. Сиңа рәхмәт әйтмичә, кемгә әйтәсең инде монда. Моны башта пешерәсең инде, улым, әйеме? Менә әниең нәрсәләргә өйрәткән сине», – ди ул аңа.

«Үзем беләм мин», – дип куя Алмаз.

«Булдырасың, улым. Менә шундый балалар күбрәк булсыннар иде. Исән-сау гына бул, улым», – ди ата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар