«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев кунак булды. Ул әти-әнисе һәм алар алдында балаларның бурычлары турында фикерләрен җиткерде.
«Авылыбыз ерак түгел, 45 минутлык юл. Көн саен кайтып йөрергә була.
Гастрольләрдә күңелгә тия торган хәлләр күрәсең. 85 яшьлек әбиләр безне фатирга кертә, әле ашарга пешереп торалар. «Сезне яратып калыйк әле», – дип, аркадан сөяләр.
«Ник соң сезнең балаларыгыз юкмени? Балалар яратасыз, болар зурлар бит инде», – дип әйтәм.
«Бар, кайтмый бит алар. Сезне сөеп калыйм», – диләр.
Кемнеңдер балалары 3 ел, 10 ел кайтмый. Аны бала дип әйтәсе түгел инде. Аларны онытырга кирәк. Ул – бала түгел. Шуңа күрә ата-ана янына кайтып йөрергә, аларны барлап, ахыргы юлга кадәр тәрбияләргә кирәк. Без үзебез шулай үскәнмени? Алар безне карап үстергән бит. Минем бу әйбергә күңелем рәнҗи. Әни, ачуланса да, әни булып калырга, әти, кыйнаса да, әти булып калырга тиеш. Газиз анаң елап ятсын сине көтеп, өстәл янына бер генә тапкыр бара ала торган әниләр бар. Авылда яшәп тә әти-әниләре янына килмәүчеләр бар. Карасак иде әти-әниләрне, чөнки без үзебез дә – әти-әниләр», – дип сөйләде җырчы.
Җырчы әти-әнисе турында «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы видеосында 11.00 минутта сөйли башлый.