Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев татар эстрадасы артистларын кунак итүче Рәйсә әбине күрсәткән

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев татар эстрадасы артистларын кунак итүче Рәйсә әбине күрсәткән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илназ Минвәлиев Түбән Новгород якларына килгән бөтен татар эстрадасы артистларын ашатып, сыйлап җибәрүче 80 яшьлек Рәйсә әбине видеога төшергән. Гастрольгә килгәч, Илназ да Рәйсә әбиләрдә тукталган. 

«Түбән Новогород өлкәсе, Рыбушкина авылы. Бу апаның кулларыннан бик күп артистлар ашаган. Рәйсә апа өстәлләр әзерләп, нинди генә олы шәхесләрне ашатмаган. Рәйсә апа: «Балам, сине аеруча яратам, яраттыра торган сөягең бар синең, чукынчык», - дип мактап сыйлады. Бик зур рәхмәт, Рәйсә апа, исән-сау гына була күр», –  дип, әлеге апаны социаль челтәрләрендә күрсәтә. 

«Киләсе елга 80 яшь кенә тула әле. Әле тагын 80 не яшим, ди Рәйсә апа», – дигән Илназ. 

«Алла кушса, киләсе елга да килерсез, аңарчы үлмәсәм», – дип көлдергән Рәйсә апа.  

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100