Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев авылдагы карның күплеген күрсәтә

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев авылдагы карның күплеген күрсәтә
социаль челтәрләр

Илназ Минвәлиев авылда яшәүче әнисенең хәлен белергә кайткан. Йорт тирәсендәге эшләрне эшләгәндә, Илназ Минвәлиев видеолар төшерергә дә өлгерә. Аның сторисларыннан авылдагы карның күплеген күрергә була. Җырчы абыйсы белән язга әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр – өй түбәсеннән кар төшерәләр.

Прораб булганда эш бара, – дип көлә Илназ. – Абый кайткан, мунчаларны чистартып куйган, инде хәзер өй түбәсенә менеп китте. «Эш кенә бирегез», – ди. Карагыз әле сез мондагы карны, – ди ул.

Илназ куян кимергән агачларны да күрсәтеп йөри. Анысына да карның чамадан тыш күп яууы сәбәпче.

Агачларны куян менә шулай ашап бетергән, асты ап-ак. Кар күп булды шул, койманың өстеннән генә керәләр дә… Менә нинди хәлгә китереп җиткергән. Кар теплицаны да ишеп бетергән быел, яңа теплица куярга кирәк була, – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100