Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев ата-анасының дөрес тәрбиясе турында: «Әни көянтә сынганчы кыйный иде»

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев ата-анасының дөрес тәрбиясе турында: «Әни көянтә сынганчы кыйный иде»
Фото социаль челтәрдән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев кунак булды. Ул ата-анасының тәрбиясе турында сөйләде.

«Әтинең законнары. Ачы җилме, салкынмы – аңа карау булмады, эш икән – эш. Иртән, кирәкме-юкмы, бер чиләк бәрәңге әрчедек, төнлә өй юа идек, 40 градус салкында өй юганга кеше ышанмый иде. Шундый кырыс тәрбия булган. Дөрес тәрбия дип саныйм. Иртән мәктәпкә кергәнче урынны җыя, идәнне юа, хайван асларын чистарта, себерә, 40 градус салкында сыерларны да юа идек. Шуларны эшләми кереп китсәң, әтинең законнарын бозган буласың.

Әни бик чая, Казанга килсә, дөньясын оныта, йөрергә, җырларга ярата. Ул сыер сауганда да, бәрәңге утыртканда җырлый иде. Әти дә, бәйрәм итеп алгач, җырлап җибәрә иде.

Элек әтидән куркып тора идек. Әти сүзе закон иде. Хәзер балалар әтидән курыкмый, ә әтиләр баладан куркып тора. Менә шундый тормыш китте, чөнки хатын-кызлар әтисен хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерә белми.

Әни безгә «менә атагыз гына кайтсын, җавап бирерсез. Эшләмәгез, шулай торсын», – дип әйтә иде. Без нәрсә буласын беләбез, шунда ук эшләргә чыгып китә идек. Әни кыйнаса да, ул бит әни генә кыйнау. Әни дә кызганып тормый иде, көянтә сынганчы кыйный иде. Жәлләп үстермәделәр. Шул яктан рәхмәт аларга, чөнки баланы артык иркәләргә ярамый, авырлык та күреп үсәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Җырчы әти-әнисе турында «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 04.08 минутта сөйли башлый.

Илназ Минвәлиевнең әтисе 70 яшьлек юбилееннан соң вафат булуы турында язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 июнь 2023
    Исемсез
    Ничек уз баланны коянтэ сынганчы кыйнарга була? Ул баланын тэне нишлэргэ тиеш сон шул кадэр кыйнауга? Кирэкмэгэнгэ чилэк бэрэнге арчу, 40 градус салкында ой юдырту- бу хезмэткэ ойрэтуме инде? Кирэкмэс иде бу сузлэрне ботен доньяга чыгару.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100