Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев туган көненә акча сорый

20 майда Татарстанның атказанган артистына 40 яшь тулды.

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев туган көненә акча сорый
https://www.instagram.com/ilnaz_minvaleev/

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев 20 майда 40 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан, җырчы тузганаклар фонында төшкән фото куйган. Фотога «Мине бик каты туган көнем белән котларга теләүчеләр, моны электрон рәвештә эшли ала. Карта телефон номерына бәйле…» — дип язган.

Фотоларны сыпырып карарга мөмкин, икенче фотода бу текстның русча варианты бар, ә чираттагы фотоларда «тсс, бүген минем көн», «бүген минем бәйрәм» кебек язулар калдырган җырчы.

Инстачылар арасында «бүләк» җибәрүчеләр дә бар. Калганнар саулык, озын гомер, гаилә бәхете, улларының куанычын күрүен, уңышлар теләгән.

«2020 ел, 20 май, 20+20=40, матур саннар, бәхет кенә китерә торган булсын!», — дип тә язган игътибарлы дусты.

«Вәт оятсыз», «Сезгә дә җиңел түгел, сүз белән котласам да каршы килмәссездер», дип тә комментарий калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100