Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев Хәмдүнә Тимергалиева каберенә шортиктан килгән

Инстачылар Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер елдан артык вакыт үтсә дә, һаман таш куелмавына игътибар иткән.

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев Хәмдүнә Тимергалиева каберенә шортиктан килгән
https://www.instagram.com/ilnaz_minvaleev/

Җырчы Илназ Минвәлиев Мәскәүдә яшәп иҗат итүче дусты Вәиз Хәйретдинов белән Хәмдүнә Тимергалиеваның каберен зиярат кылган. «Хәмдүнә апабыз Мәскәүгә барган чакларында Вәизләр йортына туктала, алар якын дуслар иде. Бөек шәхесләребезне хөрмәтләү — безнең бурыч», — дип язган ул инстаграмда.

Егетләр зиратка изге ният белән килгән булсалар да, аларның икесенә дә инстаграм дусларыннан шактый «эләккән». Җырчылар зиратка барганда бик кызу көн булган ахры, алар икесе дә шортиктан килгән.

«Зиратка түбәтәйсез, шортик белән кем керә инде?»;

«Мәрхүмнәр янына барганда гаурәтләр каплансын иде. Мөселман кануннары нигезендә киенеп барсак иде. Гафу итегез»;

«Илназ, мәчеткә дә шулай йөрисеңме? Син бит сәхнә кешесе, шуны да белмисеңмени?»;

«Ыштансыз зиратка кермәгез инде. Шортик ул ял итә торган, пляжларда йөри торган кием»;

«Хәмдүнә апаның каберенә баруың әйбәт, ләкин ярымшәрә килгәнсез», — дип тәнкыйтьләгәннәр аларны.

Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер елдан артык вакыт үтсә дә, һаман таш куелмавына игътибар итүчеләр дә булган. «Әле дә таш та, рәшәткә дә куелмаганмы? Менә сиңа легенда. Кеше күмеләме соң ул зиратка? Нигә анда илтеп күмелде соң ул? Бик кызганыч», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100