Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Минвәлиев атказанган исемен алуы турында: «Эшләгән эшкә бәясен дә аласы килде»

Җырчы Илназ Минвәлиев Татарстанның атказанган артисты булды. Бүген шушы мактаулы исем аңа Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында бүләкләү тантанасында бирелде.

news_top_970_100
Илназ Минвәлиев атказанган исемен алуы турында: «Эшләгән эшкә бәясен дә аласы килде»
https://gossov.tatarstan.ru

— Көтеп алынган бүләк инде. Мин 1999 елдан бирле сәхнәдә. Беренче концертларны 2005 елда куя башладым. Алар Камал театрында узды. Шуннан бирле концертларда йөрибез. Бүген бит көн саен күренеп торган кешеләрне генә күрәләр, ә мин үземне беркайчан алга чыгарып йөрмәдем, ләкин үз эшемне яратып, җиренә җиткереп башкардым. Шуңа күрә эшләгән эшкә бәясен дә аласы килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгына бик зур рәхмәт. Әти-әниләргә, гаиләмә, балаларга, туганнарга шулай ук рәхмәтемне җиткерәм, — дип уртаклашты җырчы «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

— Кайсы җырларыгыз аеруча популяр булды? Гомумән, репертуарыгызда ничә җыр бар? Санаганыгыз бармы?

— Юк, санаганым юк. Башта халыкчан җырлар белән чыктым. Аннары «Кызларым-кызкайларым» җыры мине тагын да танытты. «Мәхәббәтне белә күңел» җыры да популяр булып китте.

— Сездә кызлар юк бит, әйеме?

— Юк шул. Өч малайга бер кыз булмасмы икән, дип җырлаган идем — тумадылар бит.

— Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

— Тагын җырлар яздырырга исәп бар. Бу бүләк белән генә тукталып калырга уйламыйм, халык җырчысы исеме дә бар бит, анысын да алга таба аласы килә.

— Коронавирус пандемиясен ничек үткәрәсез? Сезгә зыяны булмадымы?

— Дөресен әйткәндә, курку булды. Шөкер, якыннарыбыз арасында коронавирус белән авырган кешеләр булмады, күп вакыт өйдә торырга тырыштык.

Концертлар куя алмауга бер дә борчылмыйм, Аллаһы Тәгалә шулай барыбызга да ял итеп торырга кушкандыр, чөнки һаман чабып та булмый. Җәй көне болай да артистлар бик эшләми. Әзрәк ял кирәк. Пандемия башында башта авыр кебек тоелды, аннары, икенче яктан караганда, ял да булды. Җырлау гына түгел, башка эшләр белән дә шөгыльнәнәбез. Эшләгән кешегә эш җитәрлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100