Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповның өйләнәм диюе - шаярту, ә җиңүчене бүләк көтә!

1 апрель – Көлке көнендә шаяру, мәзәк сөйләү, кеше алдау – гадәти хәл. “Интертат”газетасы да ел саен “ялган” язмалары белән шаярып алды.

news_top_970_100
Илназ Гариповның өйләнәм диюе - шаярту, ә җиңүчене бүләк көтә!
Быел дөреслеккә туры килмәгән, уйлап чыгарылган хәбәр җырчы Илназ Гарипов турында булды.Илназ өйләнмәде! Күп кызлар моны ишетеп, җиңел сулап куйгандыр, чөнки чибәр егеткә гашыйк булган кызлар бихисап.

Илназ - сүзендә тора торган егет. “Илназның хәләл җефетенә ничә яшь?” соравына дөрес җавап бирүчегә җырчы бүләк вәгъдә итте. “Йөргән кызларыма нигездә 21-23 яшь, шуңа күрә 21 саны дөрес җавапка якынрак булды”, - ди җырчы. Ә дөрес җавапны беренче булып Рәзилә Шәрифуллина бирде. Рәзиләне котлыйбыз, аны Илназ Гариповтан истәлекле бүләк көтә!

Көлке көне белән, дуслар! Һәрвакыт елмаеп, көлеп яшәгез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100