news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповның температурасын революциягә кадәрге ысул белән үлчәгәннәр

Җырчының маңгаенда иннек эзе бар.

news_top
Илназ Гариповның температурасын революциягә кадәрге ысул белән үлчәгәннәр
Салават Камалетдинов

Җырчы Илназ Гарипов куйган фотода аның маңгаенда кызыл иннекле ирен эзе бар. Фото янына: «Температурамны үлчәделәр», - дип язган ул.

«Күтәрелдеме? Температураң дим…», «Яхшы манчыганнар», «Йөзегезгә караганда, температураны гына тикшермәгәннәр кебек», «Ярый әле гөнаһ тирәнлекләреңне үлчәмәгәннәр», «Куәтле булган шул, кызарып чыккан», «Бик әйбәт тикшергәннәр. Бармы соң температураң?», «Градуснигы революциягә кадәрге булган», — дип шаярткан җырчының виртуаль дуслары.

Илназның буйдак булуына борчылучылар да бар: «Болай йөрсәң, ялгыз каласың инде», «Болай тикшергәч, тиздән эләктерәләр сине», «Бик әйбәт иткәннәр, шулай тикшереп торсыннар. Ичмасам, башлы-күзле булырсың».

Җырчыны мәгънәсез фото куюда да гаепләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар