Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповны "чалбары тишек, карап чыгарырга хатыны юк" дип тәнкыйтьләгәннәр

Илназ Гариповны "тишек ыштан кигән, хатыны булмагач, карар кешесе юк" дип тәнкыйтьләгәннәр. Без моның сәбәбен җырчының үзеннән сорадык.

news_top_970_100
Илназ Гариповны "чалбары тишек, карап чыгарырга хатыны юк" дип тәнкыйтьләгәннәр
-Илназ, инстаграмда чалбарың тишек, башына кышкы бүрек киеп килгән дип язганнар. Хатыны булмаганга, карап торырга кешесе юк дип тә өстәгәннәр. Карап торырга кешең бармы?

- Аны гына язмыйлар миңа (көлә). Минем әби бар, стилистлар, якын дусларым, шулай ук таныш кызларым бар.

- Иртән сине кем карап җибәрә?

- Көзге (көлә).

- Кайчан өйләнәсең инде?

- Белмим инде. Ходай кайчан кушса, шул вакытта булыр. Әле өйләнмәгән иптәшләр күп бит. Менә Алмаз Мирзаяновның концертында булган идем. Без бит инде әзрәк сәер кешеләр.

- Әллә өйләнмичә дә рәхәтме? Кибеттә бөтен нәрсә дә бар бит, кер юарга машина да бар.

- Юк, аннан түгел. Гаилә җылылыгын, гаилә атмосферасын кибет тә, бернәрсә дә алыштыра алмый. Әле ир-атка ул - җаваплылык та. Минем тормышымда кияүгә чыгарга әзер булган кеше булды, ул да инде хәзер юк.

Тормышта әти-әниләре кушуы буенча өйләнүчеләр бик күп. Дөрес түгел!

- Әллә тишек чалбарны модалы булганга кидеңме?

- Тишек чалбарны өч ел киябез. Минем тишек чалбарларны һәрвакыт сөйлиләр инде. Бар безнең музыка форматы . Луккафанс дип атала.Ул җайлы формат. Татар эстрадасы шундый булырга тиеш дигән фикердә торам дия алмыйм, мин татар эстрадасына бераз яңалык керттем. Эстрадада барысы булырга тиеш. 

Бар татар милләтен саклаучы сәхнә үзәгендәге җырчылар, бар дискотека стилендә җырлаучылар. Ә без - "татар эстрадасындагы рус ленинграды". Ленинградка стадион-стадион кеше килә, ул бит майка һәм шортиктан чыга. Костюм-чалбардан чыкмый ул.Шуңа да "это Ленинград "

- Җәвит "теща-теща" дип сөйли бит, ул нәрсә ди соң, өйләнергәме-юкмы?

- Бер дә борчылма, Ходай насыйп иткәч, өйләнерсең, ди.

- Җәвит тапшыруында нинди кызык хәлләрне искә алдыгыз?

-Кызык вакыйгалар бик иде, гомумән, җылы очрашу иде, рәхәтләнеп ял иттек.

- Рәхмәт, уңышлар Сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100