news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповка подгузниклар ник кирәк?

Җырчы Илназ Гарипов Instagram челтәренә видео урнаштырган. Казанда узачак концертында тамашачылардан чәчәкләр түгел, подгузниклар кабул итәргә тели ул.

news_top
Илназ Гариповка подгузниклар ник кирәк?
- Концертка килүчеләргә "чәчәкләр алып килмәгез, подгузниклар бүләк итегез" дип алдан видео аша әйтеп куйдым. Кечкенә генә акция оештырырга телим. Бүләк ителгән барлык подгузникларны ике балалар йортына тапшырачакмын. Чәчәкләр - матур, ләкин тиз шиңәләр. Ә ашау-эчү әйберләре, подгузниклар игътибарга тансык булган балаларга күпме бәхет китерәчәк. Тамашачылар белән бу эшне башкарып чыга алсак бик яхшы булыр иде, - дип сөйләде Илназ Гарипов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар