news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповка концертларын тәмамларга өйрәнергә тәкъдим итәләр

Җырчының кече туганы инстачылар мәхәббәтен яулаган.

news_top
Илназ Гариповка концертларын тәмамларга өйрәнергә тәкъдим итәләр
Владимир Васильев

Илназ Гарипов үзенең һәм инстачыларга яхшы таныш кече туганы Сәидәнең концертны ничек тәмамлавы турында видео куйган.

Илназда яңалык юк, концертын һәр җырчы кебек тамашачы алдында баш иеп тәмамлый. Ә менә Сәидә башын да ия, микрофонны да тамашачыларга ташлый.

Җырчының кече туганы инстачылар мәхәббәтен яулаган. Нәни кызчык аларның күңелләрен күтәргән, комплиментлар да җыйган. Инстачылар тәгәрәп көлгән смайликлар тезеп рәхәтләнгән. Болай булса, Сәидә җырчы абыйсын уздыра икән.

«Нәни кызчыктан өйрәнеп кал», — дип шаярткан берәү.

«Апрельдә бөтен концерт шулай бетте», — дип комментарий калдырган бер инстачы.

Калган комментарийлар Сәидәгә:

«Минем бу кызчыкны елатканчы кысып яратасым килә»;

«Сәидә, яшь җырчы, тулы заллар җыя»;

«Концерт тәмам, бар, кайтыгыз ди»;

«Мә,кирәк булса, җырлагыз! Минем концерт тәмам!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар