Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов югалып торуының сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Илназ Гарипов югалып торуының сәбәбен әйтте
Фото Илназ Гариповның шәхси аккаунтыннан

Җырчы соңгы арада концертларда, Сабантуйларда, гомумән, татар эстрадасында бик күренмәде.

Илназ башта Дубайда яшәде, аннары Казанга әзгә генә кайтты да, Мәскәүгә чыгып китте, дип беләбез. Һәрхәлдә, социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күреп.

Бактың исә, аның югалып торуының сәбәбе булган. Илназның рус телендәге «Так и живём» исемле җыры дөнья күрде.

«Дуслар, бүген көн искиткеч матур. Минем өчен бу чынлап та шулай. Бу көн минем өчен яңа ел, туган көн кебек истәлекле. Чөнки яңа рус телендәге җырыбыз чыкты – «Так и живём».

Җыр безнең турында, сезнең турында... Форсаттан файдаланып, җырны чыгаруда зур өлеш керткән барлык кешеләргә, җырның авторларына рәхмәт әйтәсем килә.

Сез, мөгаен, ярты еллап югалып торуымны сизгәнсездер. Ләкин без сезнең өчен эшләдек. Бик зур рәхмәт сезгә ярдәмегез өчен, мин аны һәрчак тоеп яшәдем. Хәерле сәгатьтә», – дип сөйләгән җырчы соңгы видеосында.

Видеодан күренгәнчә, Илназның хисләре эчкерсез, ихлас, әзрәк дулкынлана да. Күрәсең, ул әлеге адымга озак вакытлар уйланып килгән, үзендә җаваплылык тоя.

Җыр үзенең тамашачысын тапсын дигән теләктә, уңышлар теләп калабыз Илназга.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100