news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов өйләнгән!

Бу яңалык Интертат хәбәрчесенә очраклы рәвештә билгеле булды. Илназ белән аралашкан вакытта җырчы документларын рәткә китерә иде, арадан загс таныклыгы килеп чыкты...

news_top
Илназ Гарипов өйләнгән!
"Сездән берни дә яшереп булмый! (көлә) Сөйгән ярым белән загска барып язылышып кайттык. Аның барлыгын күпләр белми дә калды, чөнки без яшерен генә очраштык, мөнәсәбәтләребез турында белмәделәр. Күз тидерерләр дип курыктым. Загстан чыккач, икәү генә ресторанга барып бәйрәм иттек. Хатыным - Казан кызы, сәнгать өлкәсендә эшли", - дип сөйләде безгә Илназ.

"Хәләл җефетеңә ничә яшь?" - дигән сорауга: "Бәлки, бу сорауга Интертат укучылары җавап табар? Дөрес җавапны беренче булып бирүчегә миннән бүләк!" - диде Илназ Гарипов.

Шулай итеп, Илназ Гариповның хатынына ничә яшь дип уйлыйсыз?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар