Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов яңа җыр тәкъдим итте

«Адашуыммы син?» дип атлаган җырны Илнур Сабирҗанов язган.

news_top_970_100
Илназ Гарипов яңа җыр тәкъдим итте

Илназ Гарипов яңа җыр яздырган. «Адашуыммы син?» дип атлаган җырны ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Тыңлап карагыз әле. Ничек булган? Илнур Сабирҗанов көе һәм сүзләре», — дип яза ул.

Инстачылар җырны ошаткан ошатуын. «Матур килеп чыккан. Яңача», диләр.Тик бу җырны моңа кадәр дә ишеткәннәр ахрысы. «Кемдер җырлый иде ахры бу җырны? Искә генә төшми», — дип язалар.

Илназ моңа җавап язган. «Үзем җырлый идем», — ди ул.

«Бик матур җыр. Мәхәббәт җырларын күп җырлыйсың, ә үзең һаман ялгыз. Кемне көтәсең?» — дип сорыйлар. Монысына Илназ җавап язмаган әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100