news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов виртуаль дусларын елаткан

Җырчы әбисе белән утырганын видеога төшергән.

news_top
Илназ Гарипов виртуаль дусларын елаткан
«Татар-информ» архивы

Илназ Гарипов әбисен яңа фатирына алып килгән. Алар икәүләп диванда утыралар, әбисе сүзсез генә аның кулын сыпырып, яратып утыра.

«Бер сүз дә язмыйм әле, ярыймы?» — дип язган җырчы.

Бу видеоны караучыларның күңеле тулган. «Елатасың бит», «Елаттың», — дип язган нечкә күңелле кешеләр.

«Сүзсез дә аңлашыла», «Әби иркәли», «Менә кайда ул чын күңелдән булган чиста ярату хисе. Өлкәннәр белән янәшә утырып тору да җитә», — дип комментарийлар калдырганнар.

Инстачылар әбигә дә, җырчыга да изге теләкләрен язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар