Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов әтисенең җилкәсендә утырган вакытын күрсәтте

Җырчы әтисе белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
Илназ Гарипов әтисенең җилкәсендә утырган вакытын күрсәтте
Владимир Васильев

Җырчы Илназ Гарипов кечкенә вакытта әтисе белән төшкән фотоны күрсәтте. Фотода бер малай әтисенең җилкәсендә, икенчесе алдында утыра.

«Әти җилкәсендә. Мине таныгансыздыр инде? Охшаганмы миңа?» — дип язган ул.

Инстачыларның бер өлеше Илназны әтисенә охшаган дисә, икенчеләре охшамаган дип язган.

«Илназ, әтиегезгә охшагансыз. Ә әтиегез бик матур булган»;

«Әйе, карауга Илназны таныдык. Ул гына шулай жилкәгә менеп утыра аладыр дип»;

«Ныклы җилкәләр, көчле куллар әтидә генә шул»; 

«Үзең дә бала җанлы бит син. Әти малае», - дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Сезнең абыегыз да бармы?» - дип сораучыларга «бар» дип җавап биргән Илназ.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100