news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов пицца китерүче булып эшкә урнашкан?

Инстачылар җырчыга: «Карантин шулай итә ул».

news_top
Илназ Гарипов пицца китерүче булып эшкә урнашкан?

Җырчы Илназ Гарипов инстабитенә ризыкларны өйгә китереп бирү хезмәткәре формасыннан төшкән фотосын куеп, бик серле генә: «Аңлагансыздыр инде», — дип язган.

Илназның инстадуслары арасында җырчыны чынлап та эшкә урнашкан дип аңлап: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Чын татар егете үз аягы, үз кулы, үз көче белән таба икмәген»;

«Бәйрәм алып барулар бөтенләй беткән, ахры. Карантин шулай итә ул», — дип комментарий калдыручылар булган.

Бер инстачы: «Илназ бу киемнәрне киеп, яңа клип төшерә бугай», — дип фаразлаган. 

Шулай ук җырчының язылучылары арасында, пицца, квас һәм сыра сорап, адресларын калдыручылар да очраган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар