Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов катнашкан проекты турында: “Без бит урлашырга яратабыз”

Җырчы Илназ Гарипов “Мактау тактасы” проектында катнашкан. Ул тискәре комментарийларга җавап кайтарган видеосын Инстаграмына куйган. Видеода җырчыга кем һәм нәрсә язганы күренә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Илназ Гарипов белән аның “төрле фикерле” язылучылары турында сөйләште.

news_top_970_100
Илназ Гарипов катнашкан проекты турында: “Без бит урлашырга яратабыз”
-Илназ, Сез Инстаграм аккаунтыгызда “Мактау тактасы” дип язылган видео куйгансыз. Әйтегез әле, кемнең идеясе бу һәм нинди максаттан үткәрелә торган проект?

-Бу проектны җырчы Рамил Әйметдинов башлап җибәргән иде. Кешеләрнең начар кебек тоелган фикерләрен язып чыгарсак та, ул күңел ачу максатыннан оештырылды. Тормыш нинди генә яхшы булмасын, кешеләргә менә шундый кызыклы нәрсәләр җитеп бетми.

- Сез язылучыларыгызны талаштырып бетерәм дип уйламыйсызмы? Бәлки Сезнең иҗатыгызны үлеп яратучылар моны аңламаслар?

-Юк-юк, бу бит кызык. Андый үпкәләшүләр булмас дип уйлыйм.

-Сезгә “фуу... матур түгел, бөтен әйберне күрсәтәсең” һәм “туйдырдың инде бу кепкаң белән, башка әйберләр юкмы?!” дип язганнар. Бу сүзләрне язган кешеләрнең исемнәрен дә күрсәткәнсез. Аларга бу хәл ошамаска мөмкин дип уйламыйсызмы?

-Андый кешеләр комментарий язып та тормаячак. Өстәвенә, Инстаграм аккаунтым ачык, миңа нәрсә язганнарын бөтен кеше дә карый ала. Бу фактны констатацияләү генә була инде.

-Илназ, Сез аңлатмаларны ничек сайлап алдыгыз?

-Бер үк вакытта тискәре дә, кызык та булган аңлатмаларны көчкә эзләп таптым. Миндә үтә начар, негатив аңлатмалар юк. Әллә куркалар, әллә яраталар, әллә бөтен кешегә дә барыбер. 

- Димәк, бу яңа проект?

-Әйе. Инстаграм үзе дә үзенә күрә яңа бит әле ул.

-Хурлык тактасы дигән әйбер рус артистларында күптәннән бар...

-Әйе, мондый әйбер Россия артистларында да, Америкада да бар. Без бит урлашырга яратабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100