news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов күршеләреннән ни өчен гафу үтенгән?

Җырчы Илназ Гарипов астагы күршеләреннән инстаграм аша гафу үтенгән. Моның сәбәпчесе — Илназның кечкенә туганы Сәйдә.

news_top
Илназ Гарипов күршеләреннән ни өчен гафу үтенгән?

Җырчы Илназ Гарипов астагы күршеләреннән инстаграм аша гафу үтенгән. Моның сәбәпчесе — Илназның кечкенә туганы Сәйдә. Кызчык, мультфильм геройларына кушылып, рәхәтләнеп бии. Илназ абыйсын да тыпырдарга мәҗбүр итә.

Артистның инстадуслары бу мөлаем кыз белән куйган видеоларны бик җылы кабул итәләр. Бу юлы да «тәти кыз», «мәхәббәтле, сөйкемле бала», «артист үсеп килә», «шапылдатып яратасы килә бу кызны», — дип матур комментарийлар тезгәннәр. 

Илназның үзен: «Менә дигән әти булачаксыз», — дип мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар