Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гарипов Илфак Шиһаповка багышлап җыр башкара

Җырның сүзләрен Илфак Шиһаповның дусты Ренат Галиәскәров иҗат иткән. Көен исә Илназ Гарипов язган.

news_top_970_100
Илназ Гарипов Илфак Шиһаповка багышлап җыр башкара
"Көйне Илфак абыйның стиленә охшатып яздым. Исән булса, ул аны шулай язган булыр иде дип уйлыйм", - диде безгә Илназ. Ул җырны нәкъ Илфак Шиһапов (1968-2017) кебек үк гитарада уйнап башкара.



Йә, күрешик. Сөйләп җибәр.
Үз иттеләрме?
Дөрес яшәмәдең диеп,
Нык сүктеләрме?

Җирдән ахирәткә кадәр
Еракмы ара?
Татфондбанкны ябучылар
Кайларда яна?

Миллениумнан озынмы
Сират күпере?
Оргсинтездан яманмы
Тәмуг төтене?

Оҗмахта күренгәлиме
Берәр зур түрә?
Ут~суга, газга түләүләр
Айдамы килә?

Өс~башың бөтеңме синең,
Тукмы тамагың?
Анда бушка бирмиләрме
Вамин каймагын?

Ришвәт биреп котылганнар
Бармы тәмугтан?
Сүз иреген кысалармы
Гади халыктан?

Ничек анда торып ята
Иртә киткәннәр?
Кайсыбыз тора чиратта,
Кемне көтәләр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100