Җырчы Илназ Гарипов инстаграмдагы сәхифәсенә әбисе белән төшкән фотоны куйды.
«Охшаганбызмы? Әби сәлам, ди. Кияүгә бирерлек әле. Сөбханаллаһ», — дип яза ул. Сорауларга җавапта әтисенең әнисе булуын да әйткән.
Инстачылар Илназны әбисенә охшата. «Икегез дә матурлар», «әби малае булгансың», диләр.
Илназның әбисенә сәламәтлек теләп язучылар да шактый. «Озын гомерле булсын», диләр.