Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Габидуллин Фирдүс Тямаевның блогерларга әйткән сүзе белән килешмәвен белдергән

Социаль челтәрләрдә «Кызык-мызык» буларак танылган блогерны күпләр хуплаган.

news_top_970_100
Илназ Габидуллин Фирдүс Тямаевның блогерларга әйткән сүзе белән килешмәвен белдергән
Фото социаль челтәрләрдән

Социаль челтәрләрдә «Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы буларак танылган блогер Илназ Габидуллин Фирдүс Тямаевның блогерларга әйткән сүзе белән килешмәгән.

«Эстрадабызның популяр җырчысы, автор-башкаручы Фирдүс абый Тямаевка хөрмәтем зур. Кайбер җырларын да бик яратам. Тик безгә, блогерларга карата әйткән сүзләре бер дә ошамады миңа.

Без бөтенебез дә бер тәлинкәдән ашамыйбыз. «Бер блогер машина шартлатты, кайсыдыр блогер кыш көне суга сикерде, кабергә төшеп яттылар. Шул кирәк ул блогерларга!» — дигән сүзләре белән бөтенебезне бер рәткә кую дөрес түгел дип саныйм.

Әле Фирдүс абый блогер Искәндәр Гайсин белән бик тыгыз хезмәттәшлек итә, машиналар уйнаталар, акча эшлиләр. Үзе әйтмешли, эшләмичә генә акча эшлиләр булып чыга. Искәндәр генә беләдер ул бәйгеләргә иганәчеләр табу өчен күпме хезмәт кирәк икәнен.

Без блогерлар барыбыз да төрле. Һәркемнең үз аудиториясе бар. Концертлар бетерелгәндә: «Шул кирәк җырчыларга!» - дип әйткән блогер булдымы икән соң? Мин юктыр дип уйлыйм.

Үзегезнең ялгышларыгызны, хайпларыгызны онытмасагыз иде, Фирдүс абый. Берничә ел элек булган хәлләрне язып тормыйм инде. Барыбыз да ишеттек, күрдек.

«Эшләмичә генә акча эшләп яттылар», - дигән сүзләренә аерым тукталып китәсем килә. Үзе блогер булган кеше генә аудитория җыю өчен күпме акча түгелгәнен аңлый. Без җырчылар кебек бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөреп, елына 300 концерт куеп аудитория җыя алмыйбыз. Башка төрле алымнар кулланырга туры килә. Һәркемнең эшендә үз авырлыклары, уңай һәм тискәре яклары бар.

Бу язмам белән мин ничек тә булса Фирдүс абый белән «бил алышырга», сүз көрәштерергә җыенмыйм. Минем билем аныкы янында артык юка. Аның бу сүзләре белән килешмәвемне генә белдертәсем килә. Болай да авыр вакытта уйламыйча теләсә нәрсә әйтеп йөрмәсәк иде», — дип язган блогер.

Илназ Габидуллин белән калган блогерлар да килешкән. Шул ук вакытта «Кара, ничек озын язган, үзеңә пиар ясарга теләмәдеңме икән?» дип язучы да бар.

Фирдүс Тямаевның: «Шул кирәк ул блогерларга!» - дип әйтүе турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100