«Исән калыгыз, исән кайтыгыз» – Махсус операциядәге егетләргә багышланган яңа җыр
Илназ Бах махсус операциядәге егетләргә багышлап җыр яздырган. «Зинһар, исән кайтыгыз» җырының көен дә җырчы Альбина Рәҗәпова сүзләренә ул үзе язган.
«Сез бит – кемнедер газиз баласы,
Яраткан яры, газиз атасы.
Исән калыгыз, исән кайтыгыз,
Зинһар кайтыгыз, исән кайтыгыз», – дигән юллар булган бу җыр якыннарын махсус операциядән көтүче гаиләләр тарафыннан аеруча җылы кабул ителер, мөгаен.
«Бу җырны безнең тормышыбызда тынычлык булсын өчен көрәшүче егетләргә багышладык. Зинһар, Раббыбыз ярдәменнән ташламасын үзләрен. Газиз әти-әниләре, гаиләләре, балалары янына туган нигезләренә исән-сау кайтырга язсын. Җырларыбыз рухи көч бирсен, изге догалар сакласын. Барыбыз да бер теләктә булыйк», – дигән ул.
Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.