news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ әнисе турында яза: «Югалткач кына аңладым...»

news_top
Илназ Баһ әнисе турында яза: «Югалткач кына аңладым...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Илназ Баһның әнисе вафат булган, дип хәбәр иткән идек. Аның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова сүзләренчә, җырчының якын кешесе соңгы вакытта авырып торган.

Илназ Баһ әнисен юксынуы турында сторисларында яза, әнисенең тәмле ризыкларын, озаклап сөйләшеп утыруларын искә ала.

«Әни белән чәй эчә идек кара-каршы утырып. Хәлләрне, балаларның хәлләрен сорашып алгач, машинада тиз йөрисең», – дип орышып, яки мактап алыр иде.

Тутырып тәлинкәсенә ашын салыр иде, табагы белән ит, бәрәңге булыр иде, иң яраткан ризыгым – әни ясаган «шуба» салаты, ә балаларның – әни пешергән коймак. Әни куллары белән пешергәнгәдер, нинди генә ризык та иң тәмлесе була иде.

Әниегез каршы ала алса, кайтыгыз… Шунысын менә хәзер, югалткач кына аңладым...» – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар