Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһның «Бәхетдин» ансамбле зур бүләккә лаек булган

news_top_970_100
Илназ Баһның «Бәхетдин» ансамбле зур бүләккә лаек булган
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыда күренекле курайчы Иңбер Шәфыйков истәлегенә милли музыка уен коралларында уйнаучылар арасында «Моңлы дөнья» дип исемләнгән дүртенче халыкара фольклор фестивале узды. Анда Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова гаиләсе дә катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

«Анда 5-80 яшьлек кешеләр катнашты. 100гә якын бала, 50дән артык иҗат коллективы көч сынашты», – ди бәйгене оештыручыларның берсе, «Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары Рөстәм Фәттахов.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ җитәкчелегендәге «Бәхетдин» ансамбле дә чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Камил, Рамил, Марсель Баһлар Гран-при бүләгенә лаек булды.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Молодцы, әле 1 ай элек кенә карадык аларның чыгышын.
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Яратам бу гаиләне.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100