Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ, Нурзадә һәм Тинчурин артистлары мобилизацияләнүчеләргә концерт куйган – видео

news_top_970_100
Илназ Баһ, Нурзадә һәм Тинчурин артистлары мобилизацияләнүчеләргә концерт куйган – видео
Тинчурин театрының матбугат хезмәте фотосы

Кәрим Тинчурин театры, Арча районы якташлыгы белән берлектә, Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен концерт куйган. 

Концертта театр актерлары Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, шулай ук Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясаган. 

Мобилизацияләнүчеләр артистлар чыгышын җылы кабул иткәннәр. Фото-видеода егетләрнең, бер дә тартынып тормыйча, алга чыгып биегәннәре, артистлар белән фотога төшкәннәре күренә. 

«Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте», – дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 

 

Фото: © Тинчурин театрының матбугат хезмәте

 

Фото: © Тинчурин театрының матбугат хезмәте фотосы

 

Фото: © Тинчурин театрының матбугат хезмәте фотосы

 

Фото: © Тинчурин театрының матбугат хезмәте фотосы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100