Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ гинеколог турында җыр язуын сораучыларга: «Йон турында да җыр язарга була...»

news_top_970_100
Илназ Баһ гинеколог турында җыр язуын сораучыларга: «Йон турында да җыр язарга була...»
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Илназ Баһтан хатын-кыз табибларына багышланган җыр язуын сораганнар. Бу хакта ул социаль челтәрдәге «Ә син…?» тапшыруында сөйләде.

Тапшыруның алып баручысы Әбри Хәбри «йөрәк» турындагы җырлары турында сорады.

«Аңла йөрәгемне» җыры чыккач, халыкка кызыклырак итеп тәкъдим итәсе килә бит инде. Яшел Үзәнгә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга чакырдылар. Шунда бераз «су да кушып» кызык итеп сөйләдем инде.

«Аңла йөрәгемне» җырын башкаргач, залның бер өлешендә утыручылар алкышлады, ә икенче яртысындагылар – юк. Монда татарлар һәм руслар аерым утырган ахры, дип уйладым. Бактың исә, хикмәт анда түгел икән. Залның беренче яртысында – кардиологлар, икенчесендә гинекология бүлеге хезмәткәрләре утырган булган.

Концерттан соң кардиологлар шундый җыр өчен рәхмәт тә әйтте. «Эшкә шул җырны җырлый-җырлый барабыз һәм кайтабыз», – диделәр. Ә гинекология өлкәсендәгеләр «безнең турында да җыр яза алмассызмы соң» дип сорадылар.

Бармак, терсәк, күз, баш рифмасын китереп, йон турында да язарга була. Әлегә сезнең органнарга барып җитмәдем әле, дидем инде», – дип сөйләде ул, уены-чынын бергә кушып.

Андый җырлар безнең эстрадабызда барлыкка килмәсен инде, – диде Әбри Хәбри.

Әле шул темага җыр язып, клип төшерергә уйласак, төп рольгә сине чакырабыз, – дип җавап бирде Илназ Баһ.

Әбри Хәбриев клипта төшәргә каршы килмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100