news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ “Туганым” җырын башкара

Илназ Баһ “Туганым” җырын башкара.

news_top
Илназ Баһ  “Туганым” җырын башкара

"Туганым"

 Г. Шаһи сүзләре, Илназ Баһ көе

Син минем туганым, мин синең туганың, 
Без туганнар, бер үк нәселдән. 
Сиңа тарта күңел, синең белән җиңел,
Туган булгач рәхәт яшәргә.

Ярый әле син бар, ярый әле мин бар,
Нихәл туганым диеп дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр белешмәсәк,
Йөрәк әрни, белмим нишләргә. 

Син минем терәгем, мин синең терәгең
Яшәсәк тә төрле төбәктә.
Гөл чәчәген коя, җимерелә кыя,
Туган яши һәрчак йөрәктә.

Ярый әле син бар, ярый әле мин бар,
Нихәл туганым диеп  дәшәргә.
Озак күрешмәсәк, хәлләр белешмәсәк,
Йөрәк әрни, белмим нишләргә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар