Җырчы Илназ Баһ кычыткан турый торган җайланма ясаган. Уллары белән бергә тавыкларга кычыткан әзерләгән видео куйган.
Артистлар әле дә эшсез утыру сәбәпле, күбесе яңа шөгыль таба башлады. Видеога төшерүче хатыны Гүзәл Идрисова: «Заказлар бирегез, кышка салатлар ясаганда да җайлы икән», — ди.
Инстачылар бу җайланманың бик куркыныч булуын, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәве турында язалар.
«Кулыңа балта тотып тура, кулыңны эләктерә бит бу»;
«Бик куркыныч нәрсә икән, таяк белән генә төрткәлә»;
«Кулыңны кая тыгасың», - дип борчылган алар.
Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында «шәп әйбер», «пычагы нинди», «туралган кычытканы төшеп бара торган итеп булмыймы», дип кызыксынучылар да табылган.
«Юньлерәк чиләк булмадымыни?» — дип гаепләгән берәү.