news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһның уллары солдат кар бабай ясаган һәм янына басып гармунда уйнаган

Җырчы улларына булышкан.

news_top
Илназ Баһның уллары солдат кар бабай ясаган һәм янына басып гармунда уйнаган
«Татар-информ» архивы

Илназ Баһ уллары белән солдат кар бабай ясаган һәм барлык ир-атларны, хәтта этләрне дә якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котлаган. Җырчының улы солдат кар бабай янына басып гармунда да уйнаган.

«Барлык бабайларны, этләрне, абыйларны, егетләрне якынлашып килүче бәйрәм — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, гаиләләребез сау-сәламәт булсын», — дип теләгән җырчы.

Инстачылар егетләрнең эшен хуплаган, котлауларын кабул иткән, ә кар бабайның үзенчәлекле булуын билгеләп үткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар