news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһның укытучысы Альберт Гайнетдинов вафат булган

Ул җырчыны 6 ел дәвамында гармун, курай кебек уен коралларында уйнарга өйрәткән.

news_top
Илназ Баһның укытучысы  Альберт Гайнетдинов вафат булган
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Баһ үзенә киләчәккә юл күрсәткән остазы  Альберт Гайнетдиновның вафаты турында инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

«Әй дөнья, дөнья диген…

Сәнгатькә мәхәббәт уяткан, 6 ел дәвамында гармун, курай кебек уен коралларында уйнарга өйрәткән зур хөрмәткә лаеклы укытучым Альберт Сәләх улы Гайнетдинов вафат.

Мине Казанга җитәкләп алып килеп, «Казан сәнгать училищесына укырга кер, кеше булырсың» дип киңәш итүче олы йөрәкле кеше ул.

Рәхмәт, сезгә барысы өчен дә. Урыныгыз җәннәт түрендә булсын! Сез мәңге йөрәктә!», — дип хатирәләрне барлаган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар