Илназ Баһка мактаулы исем бирелде
Автор-башкаручы Илназ Баһ "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган.
Арча егете, өч малай әтисе, автор-башкаручы Илназ Баһка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән. Бу хакта үзенең "Инстаграм"дагы битендә "Болгар" радиосы пиар-менеджеры, "Болгар радиосы" сайтының баш мөхәррире Эльвира Шакирова хәбәр итә.
"Сөенечле яңалык, дуслар! Илназ Баһ "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Котлыйм, дустым! Иҗади уңышлар телим! Син моңа лаек!" - дип язган Эльвира.
Илназ Баһ эстрадага "Аңла, йөрәгемне" җыры белән килеп керде. Татарның бердәнбер блондин ир-ат җырчысына быел 35 яшь тулды.
<