Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ дүртенче һәм бишенче улын да күрсәтте

Җырчы үзе кебек сары чәчле биш малай белән фотосын куйган.

news_top_970_100
Илназ Баһ дүртенче һәм бишенче улын да күрсәтте
Рамил Гали

Җырчы Илназ Баһ үзе кебек сары чәчле малайлар белән төшкән фотосын күрсәтте. Фото янына: «Кайсыгыз каршы килә ала минекеләр түгел дип?» - дип язып куйган ул.

Җырчы бу фото белән инстачыларның күңелен күтәргән. Халык «тәгәрәп көлгән» һәм «ут» смайликларын тезеп рәхәтләнгән.

«Минем малай да сары чәчле бит. Тәк, шикләндерә башлады бит хәзер, әйтәм миңа бер дә ошамаган ул», — дип шаярткан алып баручы Рамил Хәйретдинов.

«Берәр төрле пособие бирәләрме әллә? Бөтенесен бергә җыйгансың, синекеләр өчәү генә иде бит»;»

«Исән генә булсыннар, бик сөйкемле егетләр»;

«Булса булыр Илназ, барысы да үзең кебек сап-сарылар, сөйкемлеләр»;

«Әйдә булсын, барысы да синеке»;

«Каршы киләбезме соң, каплаган да куйган, нәкъ үзең»;

«Баһовский малайлар үрчегәннәр», — дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Биш балагыз бармыни?» — дип аптырап берәү.

Игътибарлы инстачы: «Алдыйсың. Беренчесе һәм дүртенчесе синеке түгел», - дип язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100