Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың гаиләсе ишәйгән

Җырчы гаилә көчек ашаткан видео куйган.

news_top_970_100
Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың гаиләсе ишәйгән
Рамиль Гали

Җырчы гаилә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова эт балалары ашаткан видео куйган. Видеода Гүзәл ике җамыякка бүлеп аш сала. Алты көчек ашка ябырыла, ашыгып ашый да башлыйлар. Уллары эт балаларының тиз ашавына шакката.

Видеога төшереп торучы Илназ «этләргә бездән гуманитар ярдәм», ди.

«Бездә бик күңелле, балаларым күбәйде. Үзем дә кечкенәдән песи, этләргә битараф түгел идем, балаларым да шулай. Кемгә көчек кирәк, бушлай китереп бирәбез», — дип язган Гүзәл Идрисова.

Җырчы гаиләнең бу изге гамәлен хуплаганнар. «Саваплы эш», - дип комментарий калдырганнар.

«Күршеләр, сездә бик күңелле икән. Берәр көнне кереп чыкмый булмас, ахыры. Алайса минем эт тә юк, мәче дә авылда», — дип язган җырчы Нурзадә.

«Эт фермасымыни сездә?»;

«Нинди токымлы эт? Берәр «малай»ны калдырыгыз әле»;

«Кечкенә токым булса, алыр идем», - дип тә комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100