Илнат Фәрхуллин бәлагә юлыккан – әнисе янына кунакка кайткач, җырчы мунчага кергән һәм, уйламыйча, өстенә бер таз кайнар су сипкән.
«3нче дәрәҗә пешүләр алдым. Аскы өлеш, куллар… 2 атна вакыт бар Яшел Үзән концертына кадәр. Ничек терелеп чыгарга… Әлегә мин Теләчедә. Мине Казанга алып китәрләр, мөгаен. Авыртуга чыдап булмый… Кендектән алып... Ботлар… Укол да ярдәм итми. Сторислар куеп барырга тырышырмын. Бик авыр төн булачак. Кулымны бөтенләй тоймыйм. Менә шундый хәлләр. Ярты ләгән кайнар су сиптем өстемә… Элемтәдә булырбыз», – дип, Илнат Фәрхуллин видео яздырган.
Илнатның тизрәк сәламәтләнеп чыгуын теләп калабыз.