news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинның хатыны ширбәт айларын кайда уздыруларын күрсәтте

news_top
Илнат Фәрхуллинның хатыны ширбәт айларын кайда уздыруларын күрсәтте
социаль челтәрләр

Шушы көннәрдә генә никах укыткан Илнат Фәрхуллин хатыны белән ширбәт аен уздырырга җылы якларга очкан. Тормыш иптәше Регинаның сәхифәсеннән яшьләрнең Шри-Ланкада ял иткәннәре күренә. Регина актив рәвештә блогерлык белән шөгыльләнә башламакчы. Ул үз-үзенә 10 көн буена сторислар төшереп барырга сүз биргән. Шуңа да, бер дә иренмичә, утрауның матур урыннарын гына түгел, үз сүзләре белән әйткәндә «Илнат белән икесенең бытовуха»ларын да язылучыларына күрсәтеп бара. Регинаның объективына, хәтта, Илнатның сүгенгән мизгеле дә эләккән. «Ә сез Илнат Фәрхуллин сүгенми дип уйлый идегезме?» – дип яза ул.

Акча алыштырырга кергән урында Илнат белән Регина «Мөслим егетләрен» дә очратканнар. Егетләр, «без муслим-муслим» дип, мөселман диненннән булганнарын әйтергә тырышалар булса кирәк. Илнат исә аларны «бирегә Мөслим егетләре җыелган» дип шаярта. Әле берсенең исеме дә Ильяс булып чыга.

Кыскасы, маҗараларга бай, матур үтә Илнат белән Регинаның ширбәт ае.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар