news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинның ширбәт ае сәяхәтендә төшергән клибы чыкты

news_top
Илнат Фәрхуллинның ширбәт ае сәяхәтендә төшергән клибы чыкты
Фото: социаль челтәрдән

Илнат Фәрхуллинның «Бер очкын» җырына клибы чыкты. Бу хакта социаль челтәрдә аның хатыны Регина да хәбәр итә.

Яшь пар ширбәт айларын Шри-Ланкада үткәргән иде, клипны да шунда төшергәннәр. Анда җырчының хатыны да катнаша.

«Сез клипның тулы версиясен күрдегезме әле? Безнең Шри-Ланкага сәфәребез йөрәкләрдә әле озак сакланачак», – дип язган яшь кәләш.

«Күңелнең хисләрен,

Иң татлы кичләрен уятып,

Бер очкын кабынды,

Җаныма салды – бервакыт.

Ялкынга күмелде,

Моң булып түгелде күңелдән.

Әйтерсең язлардан,

Иң татлы назлардан үрелгән.

Бер очкын, бер очкын,

Күкләргә мин очтым.

Очкындай кабынды ягымлы карашың.

Бер очкын эретә, бер очкын терелтә.

Мин сине яраттым, мин сине яраттым...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар