Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин үзен бизнесмен буларак сыный: «Әлегә бу бизнестан акча алганым юк...»

Илнат Фәрхуллин узган ел Яшел Үзәндә «Рәхәт» ял итү комлыгын ачкан иде.

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин үзен бизнесмен буларак сыный: «Әлегә бу бизнестан акча алганым юк...»

Бүген Яшел Үзәндә «Рәхәт» ял итү комлыгы ачылган. Аның хуҗаларының берсе – җырчы Илнат Фархуллин. 

«Икенче сезонны башлап җибәрдек. Нинди үзгәрешләр бар? Шашлык терассасы ачылды, батутлар күбәйде, балалар өчен ял итү мәйданчыгы төрле яктан баетылды. Ашау зонасында да үзгәрешләр бар. Халык өчен барлык уңайлыклар, 100 процентка эшләнмәсә дә, 95 процентка әзер. Ачылгач, әле башта тәҗрибә тупладык, ничегрәк эшләсәк, яхшырак булыр, дигән сорауларга җавап таптык. Быел тагы да яхшырттык, киләсе елларга да бу ял итү урыны тагы да төрле уңайлыкларга һәм мөмкинлекләргә баеп кына барыр, дип уйлыйм. Халык та бит беренче елны тикшерү, танышу максаты белән килә, быел инде күңелле ял итәчәкләрен төгәл белеп киләләр, дип ышанам», – ди Илнат.

Җырчы бу бизнесны үзе генә ачмаган. Аның дусты Александр Хегай бу бизнеста инвестор ролен үти. 

«Күпләр «Илнат дусты белән комлык ачты да баеп ята» дип уйлыйлардыр. Комлык бит бушка, бары тик кайбер уңайлыклар гына түләүле. Әлегә бу бизнестан акча алганым юк. Иҗат минем өчен гел беренче урында булды, ул өлкәдә дә зур эшләр көтелә, Аллаһ боерса. Безнең Александр белән халыкка күңел ачу, ял итү өчен менә дигән уңайлыклар тудырасыбыз килде. Яшел Үзән Казаннан да ерак түгел. Үзебезнең табигатебез сокланырлык булганда, нигә безгә чит илләргә очарга?» – ди Илнат. 

Фәрхуллин әйтүенчә, ул ачылыш көнендә 1 сәгатьлек концерт бирәчәк. «Илнатны күрергә дип кенә килүче халык күптер, дип уйламыйм. Реклама ягыннан мин үз эшемне алып барам, Александр – ашау зонасын, башка мәйданчыкларны баету өчен күбрәк җавап бирә. Барысы да халык өчен», – ди җырчы. 

Инвестор Александр Хегай Яшел Үзәндәге бу ярны балыкка барганда күргән. «Бу комлыкта бернәрсә юк иде, яр җыештырылмаган иде. Озак та үтмичә, Төркиягә ял итәргә бардым. Ялдан кайткач, ник әле безгә үзебездә дә ял итү өчен менә дигән уңайлыклар, мөмкинлекләр булдырмаска, дип уйладым. Илнатка тәкъдим иттем, концепция төзедек. Акча сарыф иттек… 20 миллионнан артты! Әлегә веранда, террасалар бар, киләчәктә ял итү базасы да булачак», –ди ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100