Татар эстрадасының яшь җырчысы Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы премьерасын – «Исемдә» җырын тәкъдим итә.
Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар яңа җырны күпсанлы лайклар белән каршы алган:
«Бигрәк матур җырлыйсың, сүзләре дә матур»;
«Иң-иң җырчы. Син мондый бердәнбер! Яратам сине һәм сокланам»;
«Афәрин»;
«Искиткеч матур җыр булган! Иҗади уңышлар, сәламәтлек сиңа!» дип үсендергәннәр артистны.