Татар эстрадасында бию хәрәкәтләре белән аерылып торган Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабырга итен пешерү рецепты белән уртаклаша.
Кабырга итен турарга, тоз, борыч, паприка сибәргә. Майда кыздырырга һәм суган, ачы борыч салып томалап пешереп бетерергә. Табынга помидор, кыяр, яшеллек белән бирергә була.