Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллиннан каз маринадлау рецепты

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллиннан каз маринадлау рецепты
Фото "Татар-информ" архивыннан

Илнат Фәрхуллин җырлар язу, аларны башкару һәм үзенчәлекле бию хәрәктләре өйрәнү белән, социаль челтәрдәге сәхифәсендә аш-суга осталыгын да күрсәтеп тора.

Бу юлы җырчы каз маринадлау рецепты белән уртаклаша. Маринад өчен суган, сарымсак, тоз, горчица, борыч, паприка, соя соусы, әфлисун согы, бал кирәк. Суганны блендерда вакларга, сарымсакны сыткыч аша үткәрергә һәм калган ингредиентларны бергә салып болгатырга. Казга бу массааны ышкырга, төнгә калдырырга.

Аннары каз түшкәсе эченә дүрткә бүленгән әфлисун һәм яшел алма тутырырга һәм 2 сәгатькә духовкага куярга. Пешкән каз түшкәсен духовкадан алырга, өстен бал белән майларга һәм тагын 20 минутка куярга.

«Бик тәмле булачак», – дип вәгъдә итә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100