news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллиннан каз эч-башларыннан бәлеш рецепты

news_top
Илнат Фәрхуллиннан каз эч-башларыннан бәлеш рецепты
Фото: Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасында бию хәрәкәтләре белән тамашачыларны җәлеп иткән Илнат Фәрхуллин казның эч-башларыннан бәлеш пешергән. Җырчы рецепт белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

Камыр өчен: сөт, үсемлек мае, йомырка, тоз, он. Яхшылап камырны басарга һәм ярты сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлек өчен: каз канатлары, бүтәкәсе, тәпие, сыер ите, суган, бәрәңге, тоз, борыч, әнис.

Бәлешне ясап духовкага куярга һәм әзер булганчы пешерергә.

Җырчының бәлеше шулкадәр тәмле булган ки, ул иң дәртле җырларының берсе «Күбәләк»не дә сузып җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар