Илнат Фәрхуллинның чәчәкләр турындагы җырларына («Сары розалар», «Ак сиреннәр», «Ак чәчәкләр») тагын берәү өстәлде. «Лаванда» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Сез дөньядагы барлык чәчәкләр турында җырларга булдыгызмы?»;
«Илнат, матур жырларың өчен бик зур рәхмәт. Матур тавышың! Матур киенәсең, жырларыңа охшатып»;
«Нинди җыр бу?» – кебек төрле комментарийлар калдырганнар җырны тыңларга өлгерүчеләр.
«Лаванда, лаванда, лаванда чәчәгем,
Лаванда, лаванда – син минем киләчәгем…»