Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинга тамашачысы: «Сезне җенем сөйми иде...»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллинга тамашачысы: «Сезне җенем сөйми иде...»
Фото: Ильнат Фәрхуллинның шәхси аккаунтыннан

Илнат Фәрхуллин да, күп кенә башка җырчылар кебек үк, соңгы арада русча җырлар яздыра башлады. «Лето» дип аталган җырын тәкъдим итеп, ул социаль челтәрдәге аккаунтында видео урнаштырган.

Анда Илнат роза таҗлары сибелгән суда утырып, ярымшәрә җырлый. «Җиләк-җимешле яңа музыкаль микс – «Лето». Әз генә имиләрем күренә, гафу. Иң кайнар комментарийлар көтеп калам сездән», – дип шәрехләгән видеоны җырчы үзе.

«Имиләрең генә ярар ла, башкасы күренмәсен»;

«Илнат» дигән экзотик җиләк-җимешле тәмле коктейль булган бу!»;

«Текә» музыка, «сексуаль» видео. Супер»;

«Илнат рәхәтләнә. Сиңа ничек тә килешә. Суда җырлыйсыңмы, яңгырдамы... Афәрин, фантазияң көчле», – дип, җылы эчтәлектәге комментарийлар язучылар булган.

«Яшь Андрей Губин!» – дип, Илнатны рус эстрада җырчысына охшаткан берәү.

«Минем комментарий «кайнар» булмас. Бу җыр роза таҗлары арасында утырып җырларга һич тә туры килми. Матур итеп киенеп, биюче яшьләр арасында җырлавыгыз әйбәтрәк»;

«Дөресен язам, үпкәләмәгез... Беренче тапкыр сезне күргәч, ишеткәч – яратмадым. Фу, минәйтәм, нинди «чудик». Ә менә бу соңгы атнада сезнең җырларыгызны яратып тыңлый башладым. Ничек шулай булды, аңламыйм...»;

«Минем дә элек сезне җенем сөйми иде. Хәзер Яндекста сезне җыям, җырларыгызны тыңлыйм», – диючеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100