news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинга концертта попугай бүләк иттеләр

Бу көннәрдә Чаллыда Илнат Фәрхуллин концертлары бара. Җырчының әлеге туры 35 яшьлек юбилеена багышланган. Шулай ук иҗат итүенә дә нәкъ менә 5 ел икөн.

news_top
Илнат Фәрхуллинга концертта попугай бүләк иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Тамашачы бик креатив хәзер! Гадәттә, концертка килгән халык артистка чәчәк бүләк итә бит инде. Ә менә Илнат Фәрхуллинга тамашачыларының берсе попугай бүләк итте! Чын, тере попугай. Илнат бүләкне алганда, уены-чыны белән: «Үлмәсә ярый инде...» – дип әйтеп куйды.

Попугайны бүләк итүче Ясминә исемле кызның әнисе «Күңел» радиосы директоры Лилия Мәхмүтова икән. Аның сүзләренчә, шушы попугайны эзләп, алар хәтта концертка да бераз соңга калганнар.

Фото: © Алинә Айдарова

«Илнат – кызым Ясминәнең иң яраткан җырчысы. Безнең иртәбез «Күбәләк» җыры белән башлана. Берәр креатив бүләк бирик, дип уйладык. Башта Ясминәнең күбәләк бүләк итәсе килгән иде, әмма, белүебезчә, күбәләкнең гомере бик кыска, шуңа күрә попугай алырга булдык», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Илнат Фәрхуллинның концерт сезоны әле дәвам итә, ягъни попугай әле Казанга яңа өенә кайтачак. Попугай сәяхәткә чыга, икенче тукталыш – Җәлил. Җәлилгә килгән тамашачыга, попугайга азык алып килегез, дип әйтикме инде?!

Попугайга Күбәләк дип исем куштылар. Илнатның хатыны, төркемдә биюче булып эшләгән Регина әйтүенчә, алар попугайны саклап кына Казанга өйләренә алып кайтып җиткерергә тырышачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар