Илнат Фәрхуллин хастаханәдән элемтәгә чыкты. Аның бик каты пешеп, табиблар күзәтүе астында дәвалануын язган идек. Инде Илнатның хәлләре яхшырып килә, «бу көннәрдә өйгә чыгарачаклар» дип тә сөенеп утыра.
Дуслар, хәлләрем Аллаһга шөкер. Бүген 2 катетерны алдылар. Хәзер пешкән җирләрне мазьлар сөртеп дәвалап бетерәсе калды. Җомга көнне өйгә чыгаралар. Калган дәвалауны өйгә кайткач дәвам итәчәкмен.
Азрак сөенеп киттем, елмаясы килә башлады трубкаларны алып куйгач. Өйдә тагын да тизрәк тернәкләнермен, дип ышанам. Табибларга зур рәхмәт. Биредә искиткеч яхшы шартлар, бу дәрәҗәдәдер дип уйламаган да идем хәтта. Минем өчен борчылып тормагыз. Көннәр буе язалар, шалтыраталар. Барыгызга да җавап та биреп бетерә алмыйм, – дип, «Күбәләк» җырын да сузып җибәргән Илнат.
«Кыланчык! Яшел Үзәндә көтәбез», «Күбәләк»лек булгач, әйбәт дигән сүз инде бу», «Без синең өчен шат, алга таба үзегезне саклагыз», – дип сөенгән дуслары да Илнат өчен.
«Илнат абый, мин намазда. Синең өчен генә теләдем, бик борчылып тордым. Исән-сау тазарырга язсын, мин сине яратып карыйм. Өйгә кайткач та, тизрәк тернәкләнсәм иде, дип сора. Белгән догаларыңны укы. Барысы да әйбәт була», – дип тә язып калдырган бер фанаты.