Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин тормышында авыр вакыт турында: «Фатирсыз, машинасыз һәм эшсез калдым»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин тормышында авыр вакыт турында: «Фатирсыз, машинасыз һәм эшсез калдым»
"Татар-информ" архивы

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты, хәзер «биетә» торган җырлары белән танылган автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин тормышында иң авыр вакытлары турында «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде.

«Минем өчен иң авыр вакыт шушы 2-3 ел булды. Анда мин бернәрсәсез калдым. Бах! Фатир, машина, эш тә юк. Төркемнән дә киттем. Бернәрсә юк. Ике пакет тотып лифт каршында калдым. Студия кирәк бит инде. Аранжировщикларга түләргә акча юк. Компрессор урамыннан Даурия урамына җәяү йөрим. 55 минут барам, 1 сәгать тә 10 минут кайтам. Җәй дә, кыш та шулай йөрдем. Авыр вакыт, күңел тула.

Бик арысам, студиядә кала идем. 5-6 сәгать ятып торам да эшемне эшлим. Клипны «сам себе режиссер» принцибы белән төшердем. Шул «Сары розалар» клибын үзем төшереп, үзем монтажладым. Пандемия барысына да өйрәтте. Кеше буларак ныгытты. Эшләргә өйрәтте, бик күп хитлар яздыртты. Шул җырчыларга язган җырлар белән яшәдем. Ул вакытта андый бәя дә түгел иде, алсыннар гына иде.

Студия өчен 6300 сум түли идем. Бик авыр вакытлар булды. Аннары акрынлап… Шул «Сары розалар» мине коткарды. Пандемия булса да, кеше бәйрәмнәр үткәрә иде. Тегендә-монда чакыра башладылар.

Янымдагы дуслар барысы да качып бетте. Килгәннәре дә «кайчан бетәр икән, тулысынча юкка чыгар икән» дип тикшерергә генә киләләр иде.

Депрессиягә кереп китсәң, синең белән теләсә нәрсә булырга мөмкин. Үземә кул салу теләге дә бар иде. Бөтен әйбер югалды. Чыга торган юл юк. Мине җырлар коткарды, аларны сатып, яңаларын эшләп... Җырларымны алганнары өчен җырчыларга рәхмәт. Мин аларга начар җыр бирдем дип уйламыйм», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы авыр хәлдә калуы турында «ТМТВ» каналы видеосында 23.50 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец, Ильнат!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100